8 октябрь көнне Нармонка авылы мәдәният хезмәткәрләре көмеш яшьтәге кешеләр өчен «Зирәклеккә яктылык» дип исемләнгән, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге бәйрәм көнендә күркәм җырлардан, күңелле шигырьләр һәм конкурслардан матур букет җыелды.
Аралашу барышында тормыш тәҗрибәләре, «җырлары» белән уртаклаштылар, көлкеле очракларны искә төшерделәр.