9 октябрь көнне Чинчурино авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында «Чын күңелдән» дип исемләнгән, ял сәгате булып узды. Залда декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылган иде.
Чарада мәдәният йорты сәхнәсендә 20 ел берлегендә чыгыш ясаучы «Селяночка» вокал ансамбле башкаруында рус халык җырлары яңгырады.
Җырларын җанлы башкарулары белән кунакларны ялгыз башкаручылар да сөендерде.
Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алдылар.