Мәдәният яңалыклары

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Льяшево мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында «Тирән борынгылык хәзинәсе» дип исемләнгән, фольклор утырышлары булып узды.

Чара барышында оештыручылар «Көз» бәйрәмен күрсәттеләр, биредә элек озын көзге кичләрдә кешеләр зур өйдә җыелып бәйләгәннәр, чигүләр чикәннәр, җырлар, әйлән-бәйлән уйнаганнар. Тамашачылар рус халкының гореф-гадәтләре, көнкүреше, халык уеннары белән таныштылар. Мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм башкаручылары тарафыннан рус халык җырлары, биюләр, мәзәкләр һәм такмаклар башкарылды.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International