2024 елның 10 октябрендә өлкән сыйныф укучылары «Россия – минем тарихым» Тарихи паркында «Киләчәк лабораториясе» мультимедиа һөнәри юнәлеш күргәзмәсендә булдылар.
«Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе яшүсмерләрне 400дән артык төрле һөнәр белән таныштыра. Интерактив җиһазлар һәм мультимедиа экраннар ярдәмендә программада катнашучылар хезмәт базары турында актуаль мәгълүматларны белделәр.
Күргәзмә азагында укучылар өчен катлаулы сынау тәкъдим ителде – «Социаль эшмәкәрлек» һөнәри пробасы, анда укучылар тьюторлар белән берлектә үз проектларын булдырдылар һәм аны сыйныфташлары алдында якладылар. Егетләр барысы да куелган бурычны үтәделәр.