Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 11 октябре, җомга

Бүген «Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре «яшь урман сакчылары»мәктәпкәчә урманчылык отряды сафларын тулыландырдылар. Төрле кызыклы һәм иҗади сынауларны узгач, балалар урманчы, урман хуҗалыгы инженеры һөнәрләре белән таныштылар, туган якның табигате һәм анда яшәүчеләр турында белемнәрен ныгыттылар,  урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бәйрәмдә “Тәтеш урманчылыгы” ДКУның урманны саклау һәм яклау инженеры В.А. Зайкин катнашты. Ул балаларга мәктәпкәчә урманчылык отряды вәкиле таныклыкларын, “мәктәпкәчә урманчылык” экологик хәрәкәте символы булган Яшел галстуклар тапшырды. Урманның яшь дусларының табигать дөньясына сак карарга, туган якның табигый байлыгын сакларга ярдәм итәргә һәм дусларыңны шуңа өйрәтергә дигән махсус анты балалар өчен үзенчәлекле багышлану булды.

Яшь урманчыларның беренче чарасы “Урманны саклыйк! " республика табигатьне саклау акциясе булды. Балалар урманны саклау һәм яклау инженеры Зайкин Виктор Анатольевич җитәкчелегендә Көньяк микрорайон территориясендә миләш һәм нарат үсентеләре утырттылар.

Балалар бакчасы коллективы «Тәтеш урманчылыгы» ДКУга утырту материалы биргәннәре һәм тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерә!

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International