11 октябрь көнне Килдеш авылы мәдәният йортында «Чәчәк мозаикасы» чәчәкләр фестивале булып узды. Чара «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында уздырылды. Фойеда чәчәкләр күргәзмәсе, «Җир чәчәкләр белән елмая» фотокүргәзмәсе, «Кабак 2024» күргәзмәсе оештырылган иде.
Кунакларга чәчәк бәйләме төзү буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Сәхнәдән «Килдеш әбиләре» вокал ансамбле һәм Татьяна Шубакина башкаруында матур җырлар яңгырады.
Программаның кульминациясендә мода күрсәтү булды.