Тәтеш шәһәре "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, аяз кояшлы көннән файдаланып "Көньяк " чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар табигать объекты турында белемнәрен беркеттеләр, чишмә суының кайдан алынуын һәм аның ни өчен файдалы булуы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Экскурсия барышында балалар кызыксынып чишмәне карадылар һәм аның чылтыравын тыңладылар. Балалар суның чиста, үтә күренмәле һәм салкын булуын билгеләделәр. Шулай ук балалар чишмә янындагы чүп-чарны җыйдылар.Бәхеткә каршы, бу юлы чүп-чар бик күп булмады.