"Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Көз-якты, әкияти, тылсымлы һәм мавыктыргыч чор. Бүген "Әкият" балалар бакчасының зурлар һәм логопедия төркемнәрендә әйләнә - тирә дөнья белән танышу буенча гадәти булмаган дәрес узды-балалар «көз» темасын ныгыту өчен көзге урманга экскурсиягә бардылар.

Экскурсия-балаларны табигать белән таныштыру эшенең бер төре. Урманга экскурсия-тере табигать объектларын табигый шартларында күзәтү мөмкинлеге ул. Балалар елның теләсә кайсы вакытында экскурсияләрне бик яраталар, ә көз - искиткеч чор. Быел ул һәркемне җылы һәм кояшлы һава торышы белән сөендерде!

Дәрес барышында балалар туган табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар, агачлар, куаклар, үсемлекләр белән таныштылар, алар белән нинди үзгәрешләр булганын билгеләделәр. Идел ярын һәм Иделнең үзен бинокль аша карау процессы аеруча кызыксыну уятты!

Балалар бакчага бераз арып, әмма канәгать һәм бәхетле булып кайттылар!

Кәрәзле телефоннар яки планшетлар беркайчанда балаларыбызга саф һавада хәрәкәтле уеннарны һәм тере аралашуны алмаштыра алмаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International