11 октябрь көнне Олы Әтрәч авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы кысаларында «Гаилә-ил терәге» концерт программасы булып узды.
Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Сәхнәдән үзешчәннәр башкаруында мәхәббәт, туган як турында җырлар яңгырады.Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачылар сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп җылы сүзләр кабул иттеләр, һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.