13 октябрь көнне Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәре Галиевлар гаиләсе һәм Хафизова Хәлилә белән Олы Шәмәк авылындагы интернат-йортта яшәүче авылдашлары Сәитов Зиннур Зәкәрий улының хәлен белергә бардылар.
Бирегә бару очраклы гына түгел иде, Зиннур Закариевич үзенең туган көнен, юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды. Туган яктан килгән хәбәр, игътибар һәм сизгер мөнәсәбәт якташыбызның күңелен нечкәртте. Аның көндәлек көнкүрешен бизәвебез өчен ул чиксез рәхмәтле иде.