12 октябрь көнне Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Саклаучы курчак» мастер - классы булып узды.
Катнашучылар зур кызыксыну белән үзләренең саклык курчакларын ясадылар, бер-берсенә булыштылар, үз эшләнмәләренә күңелнең бер өлешен салдылар. Аларның курчаклары милләтне, гаиләне, буыннар мәхәббәтен гәүдәләндерә икәнен аңладылар.