14 октябрь көнне Киртәле авылы мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында «Покров утырмалары» бәйрәме үткәрелде.
Мәдәният йорты фойесында декоратив - гамәли иҗат күргәзмәсе, бәйләү буенча мастер-класслар оештырылды. Чара барышында «Покров утырмалары» бәйрәме күрсәтелде. Тамашачылар рус һәм мордва халкының гореф-гадәтләре һәм фольклоры, халык уеннары белән таныштылар.
Мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм башкаручылары тарафыннан рус һәм мордва халык җырлары, биюләр, мәзәкләр һәм такмаклар башкарылды.