Мәдәният яңалыклары

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

15 октябрь Тәтеш муниципаль районының түбәндәге иҗат коллективлары «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Апас шәһәр тибындагы поселок зона этабында катнаштылар:

  • «Иделкәй» татар вокал ансамбле (Тәтеш мәдәният йорты, җитәкчесе Рима Сафиуллова);
  • «Шусам» чуваш халык ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Алена Старостина);
  • «Иван да Марья» вокал ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Лилия Миңневәлиева);
  • «Килдеш әбиләре» фольклор ансамбле (Килдеш мәдәният йорты, җитәкчесе Анна Абмаева);
  • «Хәтирә» фольклор коллективы (Келәш мәдәният йорты, җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова);
  • «Шатлык» фольклор коллективы (Бакырчы мәдәният йорты, җитәкчесе Миләүшә Әхмәдуллина);
  • «Чивгоня» фольклор ансамбле (Киртәле мәдәният йорты, җитәкчесе Татьяна Абраконова);
  • «Туслах» вокал ансамбле (Олы Шәмәк мәдәният йорты, җитәкчесе Елена Савелькина);
  • Навил Ибраһимов (Бакырчы авылы мәдәният йорты);
  • «Пилеш» фольклор коллективы (Чуаш Чикилдым авыл клубы, җитәкчесе Луиза Семенова);
  • «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле (Урюм мәдәният йорты, җитәкчесе Елена Карпова);

Фестивальдә чыгыш ясаучылар зона этабында катнашулары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Зона конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар Казанда Гала – концертта катнашачак.
     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International