Математикадан Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

15-16 октябрь көннәрендә районыбызның гомуми белем бирү оешмаларында математикадан Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы булып узды. 4-11 сыйныф укучылары математикадан катлаулы олимпиада биремнәрен чишүдә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Олимпиада «Сириус» белем бирү үзәге платформасында узды. Катнашучылар тирән белемнәрне генә түгел, ә логик фикерләү, анализлау һәм алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен дә таләп иткән биремнәрне чиштеләр. Математика буенча олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар киләсе сайлап алу этабына — муниципаль этапка чакырылачак. Бу талантлы балалар өчен үзләрен күрсәтү һәм Олимпиадада катнашуларын тагын да югарырак дәрәҗәдә дәвам итү өчен менә дигән мөмкинлек. Математика буенча Олимпиада-белемнәрне тикшерү генә түгел, ә үз белемеңне киңәйтү, ниндидер яңалык белү мөмкинлеге дә ул. катнашучылар олимпиада биремнәрен чишүдән ләззәт алдылар дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International