16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Бу көнне "Сабый" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр икмәкнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Балалар икмәк җитештерү технологиясе белән таныштылар: бодай үстерү процессы, ашлыктан он ничек чыга һәм ипи ничек табынга эләгә. Авыл хуҗалыгы техникасы, икмәк-күмәч әйберләре һәм иң мөһиме, ипи белән сак эш итәргә кирәклеге турында күп белдек.