Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Хезмәт ветеранын котлау» акциясе үткәрделәр.
Алар күп еллар бу һөнәргә багышлаган, яраткан эшләренә җаннарын салган, бу тармакның барлык нечкәлекләрен белгән хезмәт ветераннары – сыер савучыларга котлау сүзләре белән кунакка бардылар.Чөнки элек шартлар бөтенләй башка иде, фермаларда сыер савучыларга эшнең күп өлешен кул белән башкарырга туры килгән, теләсә нинди һава торышында, салкында һәм җилдә, кар һәм яңгырда җәяү фермага барырга туры килгән. Ләкин, барлык авырлыкларга да карамастан, барысы да кыз җилкәләрен күтәреп чыккан.
Олыларыбызның яшенә, оптимизмына карап, көнләшәсе килә, алар иртәгесе көнгә ышаныч белән тулы, үз тормышлары һәм авыл тормышы тарихларын искә төшереп үттеләр.