16 октябрь көнне Олы Әтрәч авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Башваткыч» интеллектуаль ярышлары булып узды.
Чарада Фәйзуллиннар, Гафиятуллиннар, Миңнуллиннар гаиләләре катнашты, алар төрле биремнәрне үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр, гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.