Бүген безнең «Әкият» балалар бакчасында  “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген безнең «Әкият» балалар бакчасында  “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә-  бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык -  уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул.

Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм  туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Кунакка килгән Сөмбелә балалар белән төрле  уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады. Бәйрәм азагында Сөмбелә балаларны иң тәмле һәм иң кадерле сый — ипи белән сыйлады.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International