17 октябрь көнне Тәтеш шәһәренең А.А. Соколовский 2 нче гомуми белем бирү мәтәбендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең «Беренче сыйныф укучыларын адаптациясе: проблемалар һәм чишү юллары» темасы буенча семинары узды.
Беренче сыйныф укытучылары Ильина Ю.Ф. һәм Корнукова Г. Ф. тарафыннан язуга өйрәтү һәм математика дәресләре күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл артында уртак эш нәтиҗәләре, планлаштырылган мәсьәләләр каралд. Директорның уку эшләре буенча директор урынбасары Михеев И .Ю. беренче сыйныф укучыларының әзерлегенә башлангыч педагогик диагностика анализы үткәрде.
Педагог - психолог Курзаева Я. В. «Мәктәптә укуга эмоциональ - ихтыяр һәм социаль-психологик әзерлек» темасы буенча чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар бертавыштан семинарның мәгълүмати һәм практик юнәлешле узуын билгеләп үттеләрю.