Килдеш урта мәктәбе укучылары Буа, Тәтеш районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ТО җитәкчесе урынбасары О.А. Мазюкин белән очраштылар. әңгәмә һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылды.
Олег Алексеевич укучыларны санитария хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштырды, мондый хезмәттә белгечләр әзерли торган югары уку йорты турында сөйләде.
Югары сыйныф укучылары сәламәтлек саклауның күренекле җитәкчесе, санитария мәгарифе бүлеген оештыручы, педагог һәм табиб Н.А. Семашко турында презентация карадылар.