"Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Әти-гаилә иминлеген саклаучы һәм ышынычлы таянычы. Бала өчен аның әти-әнисеннән дә якын кеше юк. Бу кешеләр аны гомер буе озата баралар, барысына да өйрәтәләр, ярдәм итәләр һәм яклыйлар. Барлык өйдәгеләргә барлык авырлыклардан да ышанычлы  булып хезмәт итүче чын гаилә бары тик яхшы әти белән генә була ала.

Әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Әкият» балалар бакчасының зурлар төркемнәрендә «Әти булдыра!»исемле спорт чарасы булып узды.

Җылы, шатлыклы шартларда, балаларның көлүләре һәм актив ярдәме белән әтиләр үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр (баланы бакчага дөрес һәм тиз киендерә белүләрен, балыкка уңышлы барып йөрүләрен, кибеттән тәмле туңдырма сатып алуларын). Балалар да, әтиләр дә бик күп уңай хисләр алдылар, үзләрен актив, җитез һәм дөньяда иң яхшы әтиләр итеп күрсәттеләр!

Кадерле әтиләр! Сезгә сәламәтлек һәм гаиләгез файдасына максатларга ирешү өчен  көчле булуыгызны телибез!

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International