Балалар китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

   Балалар китапханәсендә ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган ТР Конституциясе көненә багышланган «Конституция – тормыш нигезе» хокук сәгате узды. Чарага МББУ «А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең» 7 «Б» сыйныф укучылары чакырылды (сыйныф җитәкчесе Н.П. Врясова).

     Китапханәче бу бәйрәмнең әһәмияте, ТР Конституциясе төзелү тарихы, аның структурасы, шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарының Конституциядә язылган төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар уен формасында гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән бәйле тормыш хәлләрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әлеге тематика белән бәйле сүзләргә мәгънә табарга кирәк булган биремнәрне үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International