Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм!
Икътисадчы һөнәре җәмгыятьнең хуҗалык эшчәнлегенең күп өлкәләренә кагыла. Икътисадчылар предприятиеләрдә һәм хакимият органнарында эшлиләр, фән һәм бизнес белән шөгыльләнәләр. Икътисадый бергәлек вәкилләренең һөнәри эшчәнлеге конкурентлык сәләтен ныгытуга, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә. Алга киткән һәм балансланган икътисад республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуының һәм уңышының нигезе булып тора.