9 ноябрь Урюм авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә - бөек мәхәббәт һәм илһам чыганагы» дип исемләнгән тематик программасы узды.
Чараны алып баручы мәктәп укучыларына авылның күп балалы гаиләләре һәм озак еллар бергә яшәгән гаиләләре турында сөйләп үтте. Авыл үзешчәннәре бәйрәм концерты күрсәтеп, күңелле уеннар уйнадылар.