8 ноябрь Киртәле авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Рус гаиләсе традицияләре» исемле танып-белү уены булып узды.
Чара барышында балалар гаилә традицияләре һәм рус гаиләсе уставлары белән таныштылар. Безнең заманда нинди традицияләр яшәве турында белделәр, гаиләләрнең бер-берсеннән нәрсә белән аерылуы, аларның гаиләләрендә нинди мавыгулар булуы турында фикерләр алыштылар. Программа ахырында катнашучылар «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.