Халыкара толерантлык көне алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен «Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйк» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучыларга дөньяның күп илләрендә бу көнне ничек билгеләп үтүләрен, дөньяның төрле телләрендә «Толерантлык» сүзенең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Студентлар әлеге төшенчәнең хәзерге кеше тормышында әһәмияте турында үз фикерләрен әйтә алдылар. Яхшылык, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турындагы гыйбрәтле хикәя булган видеоролик күрсәтелде. Чара азагында укучылар зур булмаган тест ясап һәм тиешле нәтиҗәләр ясап, үзләренең никадәр толерант булуларын тикшерә алдылар.