Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген Келәш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Өммегөлсем Гыйламетдин кызы Гыйламетдинова 99 нчы язын каршылады.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин,Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм үз исемнәреннән котлауларны Келәш җирлек башлыгы Фәнил Галимов,специалист Миләүшә Камалетдинова,мәдәният хезмәткәрләре җиткерделәр. Олы яшьтә булса да ачык зиһенле Өммегөлсем Гыйламетдин кызына сәламәтлек, изге теләкләр теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

 ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International