Мәдәният яңалыклары

2024 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрь Киртәле авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Көзге чәчәк бәйләме» дип исемләнгән, мастер-класс булып узды.

Чара барышында балалар чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре, гофрирланган кәгазь белән эшләүнең техник алымнары – таҗлар, яфраклар ясау, сабакны бизәү, таҗларны сабакка җыю һәм чәчәк бәйләме ясау турында күп мәгълүмат тупладылар. Һәр катнашучы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәде һәм чәчәк бәйләмен үз куллары белән җыйды.

Чара катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьләнү хисләрен кичерергә ярдәм итте. Әлеге бүләкнең отышлы ягы, ул үзендә традицион «игътибар билгеләрен» — чәчәкләрне уңышлы берләштерә.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International