«Әкият» балалар бакчасында МХО катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча акция узды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Акциянең төп максаты - махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә  ярдәм һәм бердәмлекне күрсәтү.

Бакча хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең әти- әниләре дарулар, озак вакыт саклана торган ашамлыклар ,парафин җыйдылар һәм окоп шәмнәре әзерләделәр. Балалар солдатларыбызга рәсемнәр, котлау открыткалары  ясадылар һәм аларга тәрбиячеләре белән бергә җылы һәм ихлас теләкләр яздылар.

Барлык гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына илтү өчен волонтерлар А.В. Тимофеевка һәм В. А. Молчаевка тапшырылды.

Бу акциядә актив катнашкан  хезмәткәрләргә,  тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә  бу акциядә актив катнашулары  өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International