Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрь Байрәш авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район конкурсы кысаларында, әниләр көненә багышланган «Һәрвакыт әни булсын!»дип исемләнгән концерт программасы булып узды.

Концертны әниләргә карата тирән мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре, милли гаилә традицияләре турында сөйләүче театральләштерелгән пролог ачып җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы авылның иҗади талантлары чыкты. Концертта катнашучылар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әниләр, әбиләр балаларының чыгышларын сокланып карадылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкошлар белән каршы алдылар. Махсус хәрби операция зонасында катнашучы улларын лаеклы тәрбияләгән әниләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Концерттан тамашачылар аеруча рухлану һәм җиңеллек хисе алдылар.

         ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International