16 ноябрь Башчы авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрелде.
Программа уен рәвешендә яшүсмерләр «Үз гаиләсенең гербы», «Гаилә этюды» һәм башка биремнәрен үтәгән станцияләрдә узды. Яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре иҗади бәйгеләрдә, викториналарда катнаштылар, ә соңыннан туганлык мөнәсәбәтләре турында кроссворд чиштеләр.