Бакырчы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь Бакырчы авылының «Батыр» фитнес залында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Без-спорт гаиләсе» дип исемләнгән, конкурс – уен программасы үткәрелде.

Конкурс эстафеталарында өч гаилә катнашты. Командаларга мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, биредә алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Ярышлар төрле төрдә «Эстафета», «Сазлык», «Ташбака», «Спорт төрен бел» иде. Программада катнашучылар интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп, спорт турында белемнәрен күрсәттеләр. Командада җитезлек, осталык һәм бердәм эш күрсәтергә иде. Конкурслар йомгаклары буенча «дуслык» җиңү яулады.

  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International