Укучылар хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында хәрби хезмәт һәм хәрби тормыш кыенлыклары, хәрби хәрәкәтләр шартларында әхлакый сайлау, сугышчан иптәшләр өчен шәхси җаваплылык, батырлык һәм дуслык турында сораулар бирделәр.
Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кеше, патриот һәм үз иле гражданины сыйфатлары булуын күрделәр. Чара азагында яшь армиячеләр хәрбиләргә кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, рухи көч, батырлык һәм, әлбәттә, җиңүләр теләделәр.