15 ноябрь Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Минем гаиләм портреты» исемле истәлекләр кичәсе булып узды.
Чарага балалар һәм өлкәннәр үзләренең гаилә фотоларын алып килделәр, аларны карап, үз тормышларыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклаштыларр. Чара барышында кичәдә катнашучылар гаиләнең һәрберебезнең тормышында иң кыйммәтле булуы һәм гаилә традицияләрен саклап калырга, үсеп килүче буынга тапшырырга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.