Тәтеш укучылары химия турнирында катнаштылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

16-17 ноябрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгендә химия турниры узды, ул инде унынчы булды. Быелгы ярыш бөтен республикадан талантлы укучыларны берләштерде.

Турнирда Тәтешнең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта мәктәбе укучылары Филиппова Софья, Трифонова Аделина, Смирнов Иван, Тимершин Адель, Демахина Варвара һәм Нафигина Камила катнашты. Балаларга остаз булып В. А. Миндубаева чыгыш ясады.

Химия турниры-үз белемеңне һәм осталыгыңны күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә талантлы яшьтәшләрең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International