16 ноябрь Монастырск авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә тартмасы» уен-викторинасы булып узды.
Кунаклар ике командага бүленеп: «Мәкаль җый», «Туганлык мөнәсәбәтләре», «Сәер сүзләр», «Табышмаклар», «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» бәйгеләрендә катнаштылар, төп бурыч иң күп балл җыю иде. Чарада катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.