17 ноябрьдә Байраш авыл мәдәният йортында Ватанга хәрби бурычын биргән хәрби хезмәткәр Гаязов Илнар Ранис улы белән очрашу узды.
Илнар укучыларга солдат тормышы, хезмәт һәм өйрәнүләр турында бик кызык итеп сөйләде. Һәр ир-ат Ватанны саклауга әзер булырга тиеш, хезмәт алдыннан күп нәрсәне белергә кирәк, яхшы укырга, спорт ягыннан әзер булырга кирәк, диде. Армия - яхшы тормыш мәктәбе, аралаша белү, коллективлык, җаваплылык һәм ярдәмчеллек хисе үстерә, чөнки армиядә башкача ярамый.