Богдашкино авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь Богдашкино авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дип исемләнгән, тематик программа булып узды.

Чарада авыл яшүсмерләре үзләренең әти-әниләре, аларның мавыгулары һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Аннан уеннарда, конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар һәм «Гаилә - ул мәхәббәт дөньясы» дигән коллектив иҗат эшен рәсмиләштерделәр.

Чара тату чәй эчү белән тәмамланды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International