Гаилә масштабында уку

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьдә Казанда «Гаилә масштабында уку» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс гаилә укуын торгызуга һәм аңа ярдәм итүгә, укучылар мәдәниятен тәрбияләүгә һәм үстерүгә, гаилә традицияләренең дәвамчанлыгы принципларын саклауга юнәлдерелгән иде.

Конкурста төрле номинацияләрдә барлыгы биш гаилә җиңде. Безнең районнан Амерхановлар гаиләсе «Иң укый торган гаилә династиясе» номинациясендә җиңүче булды.

Җиңүчеләрне Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Александровна Веденяпина һәм Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Дамир кызы Мөхәммәтгәрәева котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International