Кошки-Новотимбаево авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрь Кошки-Яңа Тимбай авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Ата-бабаларыбыз уеннары» дип исемләнгән уен программасы булып узды.

Чара мавыктыргыч формада узды, аның барышында балалар башта бабайларыбыз һәм әбиләребез нинди уеннар уйнарга яратканнарын белделәр, бу уеннарның кагыйдәләрен өйрәнделәр. Чара «Яулык», «Буталчык», «Өченчесе артык», «Алтын капка», «Песи - тычкан» кебек хәрәкәтчән халык уеннары белән дәвам иттеләр. Халык уеннары дөньясына сәяхәтне яхшы кәеф һәм эчкерсез, җанлы хисләр озата барды.

    


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International