18 ноябрь Починки-Яңа Льяшево авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә эшләнмәләре» дип исемләнгән мастер-класс булып узды.
Чарада алып баручылар кәгазьдән күп кенә эшләрне үз куллары белән ничек ясарга икәнен күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Катнашучылар йорт өчен фоторамкалар һәм вазалар ясый алдылар. Шулай ук теләгән һәркемнең авыл халкының иҗади эшләренең зур булмаган күргәзмәсен карау мөмкинлеге була.