Түбән Тархан авыл клубы хәбәр итә

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь Түбән Тархан авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Безнең гаилә мавыгулары» дип исемләнгән гаилә ялы кичәсе булып узды. Катнашучылар үзләренең тарихлары һәм гаилә мавыгулары турында искәртеп үттеләр. Алар арасында гаилә белән фильм карау, урманда йөрү, балык тоту, бәйрәм ризыклары әзерләү, чигү, бәйләү һәм башкалар.

Балалар өчен гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белүгә конкурс үткәрелде.  Шулай ук гаилә кул эшләре күргәзмәсе ачылды, биредә рәсемнәр, кул эшләре, чигүләр күрсәтелде. Экспозицияне бәйләү, тегү, сәйлән үрү буенча китаплар һәм журналлар тулыландырды.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International