Мәдәният яңалыклары

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь Олы Шәмәк авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проектлары кысаларында «Күңелле стартлар» квест - уены узды.

Чарада Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары катнашты. Яшьләр командаларга бүленеп, исем һәм девиз уйлап таптылар. Алар йөгерү, туп, кегль һәм кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч бәйгеләрдә көч сынаштылар. Балалар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International