18-23 ноябрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгендә география буенча укыту-тренировка җыеннары узачак. Бу укучылар өчен белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү, шулай ук талантлы яшьтәшләре белән аралашу һәм яңа белемнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Җыеннарда «Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» ннән Никитина Кира, Марготнова Яна һәм Рәхимова Диләрә катнашачак. Алар тәҗрибәле педагоглар һәм тренерлар җитәкчелегендә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерәчәкләр.
Без катнашучыларыбызга уңышлар телибез һәм алар үзләрен яхшы яктан күрсәтерләр дип ышанабыз!