18 ноябрь көнне Кече Шәмәк Мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында "борынгы заманнарда ничек булган" фольклор кичәсе булып узды.
Бу көн бәхетле гаиләләрнең яклаучысы Иона көне дип атала һәм борынгы заманда яшь кызлар кияү белән бәхетле никах турында әйтеп, йола үткәргәннәр һәм таң вакытында өй тирәсенә үз куллары белән ясалган тәңкәләр һәм вак-төяк әйберләр сипкәннәр. Бу хакта без кичәгә килгән кызларыбызга сөйләп кенә калмадык, утырырга җыелган кызлар тарафыннан борынгы заманда чигелгән сөлгеләрне күрсәттек, чалгы ясау буенча мастер-класс үткәрдек.