18 ноябрь көнне Тоншерма авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» конкурсы кысаларында Әниләр көненә багышланган «Әни-безнең бәхет»дигән концерт программасы булып узды.
Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе һәм милли ашлар күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт программасына талантлы һәм иҗади үзешчәннәр башкаруында шигырьләр, вокаль, бию номерлары кертелгән иде. Балалар назлы һәм күңелгә үтеп керерлек җырлар белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерты гаҗәеп җылы һәм күңелле атмосферада узды.