Тоншерма урта мәктәбендә Россия Герое, авылдашыбыз Михаил Николаевич Марцев белән очрашу узды. Ул махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнашты.
Очрашу мәктәп укучылары белән ачык диалог форматында узды. Герой үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәте турында сөйләде, мәктәп тормышыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерде һәм балаларга теләкләрен җиткерде. "Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкмаска һәм үз максатларыңа ышаныч белән барырга", - диде легендар якташыбыз. Мондый очрашулар яшьләрдә патриотих хисләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара автограф-сессия белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да Герой-якташыбызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тормышында уңышлар теләде.