24 ноябрь Бакырчы авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Әниләр көненә багышланган «Әниләр мәхәббәте белән дөнья гүзәл» дип исемләнгән бәйрәм программасы булып узды.
Әниләр көне-гаилә традицияләрен саклап калу, һәр кешенең тормышында әнинең гаять зур ролен күрсәтү, игелекле, кичерүче йөрәге, кайгыртучан, ягымлы куллары өчен аңа җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән сәбәп. Мәдәният йорты фойесында җирле кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кызларның «Җирдә барысы да ана кулыннан» күргәзмәсе оештырылган, шулай ук күргәзмәдә нәни осталар, балалар кулы белән башкарылган иҗади эшләр дә катнашты.
Тамаша залы кунаклар өчен үзенең ишекләрен бәйрәм концерты программасы белән ачты. Концертта катнашучылар үзләренең якты чыгышлары белән барысын да сөендерделәр, уңай хис-кичерешләр диңгезен бүләк иттеләр. Бу календарьда бала тәрбияләүче барлык хатын-кызларга карата мәхәббәт, җылылык һәм эчкерсез хисләр белән тулы үзенчәлекле бәйрәм.