23 ноябрь Россиядә Гаилә елы кысаларында Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әниемнең йөрәк җылысы» дип исемләнгән концерт программасы булып узды.
Сәхнәдә «Туслӑх» вокал ансамбле, «Карусель» балалар төркеме чыгыш ясады, әниләребез һәм әбиләребез өчен музыкаль котлаулар яңгырады. Тамашачыларга җылы теләкләр белән авыл җирлеге Башлыгы Алексей Иванович Афанасьев чыгыш ясады. Кичә кунагы Вера Ивановна Шумилова үзенең җырларын бүләк итте. Күп балалы гаиләләрдәге балаларның концертка әти-әниләре белән килүләре программаның үзенчәлеге булды.