22 ноябрь көнне Нармонка мәктәбендә Әниләр көненә багышланган "Мамино сердце" концерты булып узды.
Чарага әниләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары чакырылган иде. Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Т.Г. Садыйкова чыгыш ясады. Бу бәйрәм концертка килгән барлык әниләр һәм әбиләр өчен чын бүләк булды. Без укучыларыбыз белән әлеге чараны оештыруга иҗади карашлары өчен горурланабыз һәм сыйныф җитәкчеләренә, өстәмә белем бирү педагогларына укучыларны чарага әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Бу көн һәрберебезнең хәтерендә шатлык, җылылык һәм мәхәббәт көне булып калсын. Бу искиткеч вакыйгада катнашканнарның барысына да рәхмәт!